16+

Коточкыч янгын 6 кешенең гомерен өзгән: алар арасында бер бала да бар

Приморье өлкәсенең Уссурийски шәһәрендә бүген иртән яңгын чыгып, алты кешенең гомере өзелгән. Әлеге факт буенча (саксызлык аркасында үлемгә китерү турындагы маддә) җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә Интеракс.

Янгынны сүндергән вакытта әлеге йорттан 4 хатын-кыз һәм бер бала мәетен тапканнар. Ә алтынчы кеше янгыннан котылам дип, балконнан сикереп авыр тән җәрәхәтлре алган булган һәм хастаханәдә аның да гомере өзелгән.

Янгынны электр чыбыгындагы кыска ялганыш аркасында килеп чыккан дип фаразлыйлар. Кайбер чыганаклар утны розеткага тыгылган телефон чыбыгыннан үрләгән дип тә язалар.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading