16+

Татарстанда бер пенсионерның гәүдәсен моргка алып бару өчен трактор чүмеченә салганнар

Балык Бистәсе районында 92 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсен моргка алып бару өчен, трактор чүмеченә салырга туры килгән.

Балык Бистәсе районында 92 яшьлек хатын-кызның үле гәүдәсен моргка алып бару өчен, трактор чүмеченә салырга туры килгән.

Бу хакта район хакимияте матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип яза “Татарстан-24”. Администрация мәгълүматлары буенча, хатын-кыз әз кешеле авылларның берсендә яшәп, үз йортында вафат булган. Торак пунктка керү мөмкинлеге булмау сәбәпле, якындагы асфальт юлга кадәр гәүдәне трактор чүмеченә салганнар. Шуннан соң автомобильгә күчерее куйганнар. Әлеге инцидентка бәйле рәвештә район хакимиятендә, мондый очракларны булдырмау өчен, авылга транспорт белән барып җитүне яхшыртуның мөмкин булган вариантларын карарга ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

9

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Э нигэ карт эбинне моргка алып барырга сон?уз оендэ,уз улеме белэн улгэн,нигэ,нигэ,нигэ?

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эбилэрне ярдырмаска ярамыймы икэн эээ?

      Мөһим

      loading