16+

Күп балалы гаилә янгын сүндерү хәбәр итү системасы ярдәмендә исән калган

Янгын кичә кичке тугызда Балык Бистәсе районы Шумбут авылында чыккан.

Янгын кичә кичке тугызда Балык Бистәсе районы Шумбут авылында чыккан.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын сүндерүчеләре килеп җиткән вакытка зур булмаган бүрәнә йорт һәм янкорманы тулысынча ут колачлап алган.

21.03 сәгатьтә 95 кв.метр мәйдандагы янгын сүндерелде. Янгыннан 6 кеше коткарылган, шул исәптән өч бала. Ачыкланганча, гаилә янгын хәбәрчесе тавышын ишеткән һәм урамга йөгереп чыккан. Бу аларга тормышларын саклап калырга ярдәм итте.

Искәртеп үтик, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе инициативасы белән күп балалы, имин булмаган гаиләләр, шулай ук авыр хәлдә калган гаиләләр, инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары яши торган фатирларга һәм шәхси йортларга автоном янгын турында хәбәр итү системасы кую буенча хәйрия акциясе үткәрү инициативасы белдергән иде. Инициативаны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хуплады. Шул вакыттан 30 меңгә якын янгын турында хәбәр итү системасы куелган.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading