16+

Күп балалы гаиләләрнең эшләре җайлана

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында күп балалы гаиләләргә субсидиягә гариза бирү тәртибе үзгәртелде.

Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында күп балалы гаиләләргә субсидиягә гариза бирү тәртибе үзгәртелде.

Татарстанның Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы хәбәр иткәнчә, порталда ике яңа хезмәт кертелгән. Беренчесе - хәзер күп балалы гаиләләр алты яшькә кадәр булган балаларга дарулар алу буенча субсидиягә гаризаны порталда гына калдыра алачак. Икенчесе - күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче укучы балаларның юл йөрү түләүләре буенча субсидиягә гаризаларны да шушында ук язарга мөмкин булачак. Әлеге субсидияләр өч яки аннан да күбрәк балигъ булмаган балалы гаиләләр өчен каралган.

Әлеге яңалыклардан кала, порталда күп балалы гаиләләрнең торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләү буенча да субсидиягә гариза тапшыру тәртибенә үзгәрешләр кертелгән. Субсидия алыр өчен төп шарт - әти-әни дә, бала да бер үк адрес буенча теркәлгән булырга тиеш.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading