16+

Күп солдатлар кулларына телефон тоткан килеш үлде

Махсус операция ветераны киңәшләре.

Махсус операция ветераны киңәшләре.

Хәрби начальство да, экспертлар да махсус операциягә китә торган сугышчыларга сугыш хәрәкәтләре барган җирдә смартфон куллануның тыелуын гел кисәтәләр. Әмма солдатлар яшерен генә алардан куллануын дәвам итәләр. Хатыннарына шалтыраталар, уйныйлар, фильмнар карыйлар һәм… һәлак булалар. 

«Смартфон – мөгаен, махсус хәрби операция (МХО) барган зонада иң куркыныч әйбер. Күп солдатлар кулларына телефон тоткан килеш үлде. Бердән, гаджет геолокацияне тапшыра торган сигналны бирә, һәм дошман як аны җиңел белеп ала. Бер булса әле ярый, ә инде өчәү булсалар, алар җыелган урынга бомба ташларга мөмкиннәр. Солдатлар, куркынычсызлык максатыннан дип, самолет режимын куя, симкаларны алалар, тик бу дөрес түгел, мондый вакытта да телефон сигнал бирә», - дип сөйләгән МХОдән кайткан десантник Виктор Смирнов (исеме үзгәртелгән) “Комсомольская правдага”.

Геолокациядән кала тагын бер куркыныч бар. Фильм караганда, наушниклар кияләр һәм снаряд очып килгән тавышны ишетмиләр. Шуның белән җиргә ятып өлгереп була торган секундларны югалталар. «Гадәти  наушникларда тавыш ишетелә, ә модага кергән яңа төрләрендә юк. Мобилизацияләнүчеләр шундыйны ала да. Югыйсә алар артиллеристларга гына кирәк. Моңа өстәп, фильм караган солдат игътибарын югалта. Күпме каравылдагы кешене урлап киттеләр. Солдат блокпостта басып тора, телефоныннан фильм карый. Шунда дошманнар сак кына килә дә аны урманга алып кереп китәләр. Шул рәвешле урланган солдатларны таба алганнары юк», - дигән десантник.

Тагын бер куркыныч – телефонның яктылык биреп торуы. Шуны күреп алгач та, бомбага тотарга мөмкиннәр. Окопта утырган вакытта берәү, телефоны тотмагач, кулын өскә күтәргән, элемтә барлыкка килгәч, башын окоптан чыгарып, хатынына шалтыраткан. Тик сөйләшә алмаган, снайпер аны атып үтергән. Бер кеше аркасында тулы бер подразделение дә юк ителергә мөмкин. 

Тиздән бик күп мобилизацияләнүчеләр хезмәт итәсе урыннарына китәчәк. Гомерләрен саклап калу өчен шушы киңәшләрне истә тотсалар иде.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading