16+

Күпләп кошлар үлгән: тикшергәннән соң, аптырашта калдырырлык чынбарлык ачыкланган

22 марта 2017, 13:28
884
0
0
Уку өчен 1 минут

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, җирле халык урамнарда үлгән яки яраланган кошларга тап булган.

«Башинформ» агентлыгы хәбәр итүенчә, җирле халык урамнарда үлгән яки яраланган кошларга тап булган.

Аларны кемдер максатчан рәвештә атып үтергән, дип фаразлаганнар. Эстәрлетамак телевидениесе мәгълүматлары буенча, кош гәүдәләре тикшерүгә җибәрелгән, әмма ветеринарлар аларда атылган эзләр тапмаган. Аның каравы, кошларда юлларга сибелүче реагентлар составына кергән химикат кисәкчекләре табылган.


- Кошларның ашказанындагы химик-токсикологик тикшерү анда хлоридларның 0,37 процентта булуын күрсәткән. Бу нормадан 1,5 тапкыр артык һәм ул кошларның агулануына китергән, - дип сөйләгән Башкортстан дәүләт университетының Эстәрлетамак филиалы биология кафедрасының өлкән укытучысы Юлия Мясина.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading