16+

Күпме россияле алкоголь һәм наркотиклардан һәлак була? Чаң кагарлык саннар...

Ел саен миллионнан артык россияле алкоголь һәм наркотиклардан һәлак була, дип яза РИА Новости.

Ел саен миллионнан артык россияле алкоголь һәм наркотиклардан һәлак була, дип яза РИА Новости.

"Россия" федераль проекты экспертлары мәгълүматлары буенча, ел саен Россиядә алкоголь, наркотиклар һәм тәмәке куллануга бәйле сәбәпләрдән 1 миллионнан артык кеше һәлак була", - диелә "Россия Федерациясе субъектларының милли демографик рейтингы - 2021" федераль проекты докладында.
Шул ук вакытта XX гасырның 90 нчы еллары уртасында Россиядә, экспертлар билгеләп үткәнчә, елына үлем-китем саны- 1,6 миллионга якын кеше тәшкил иткән. Шул рәвешле, соңгы 35 елда Россиядә алкоголь, наркотиклар һәм тәмәке 30 миллионнан артык кеше һәлак булган.

"Статистик мәгълүматларга караганда, Россиядә рәсми рәвештә теркәлгән наркотикларга бәйле кешеләрнең гомуми саны 600 меңнән артык кеше тәшкил итә. Социаль сораштырулар мәгълүматлары буенча, наркотикларны 7,5 миллионга якын кеше куллана, ә башка мәгълүматлар буенча бу сан -8 миллионнан артык кеше. "Трезвая Россия" федераль проекты экспертлары бәяләве буенча, наркотиклар кулланучыларның чынбарлыкка иң якын саны 5 миллион кешедән артып китә, ягъни Россия Федерациясе халкының 3,5%ын тәкшил итә. Мондый аермалар, наркотикларга бәйле 10 кешенең рәсми учетта бары тик берсе генә торганы белән аңлатыла", - диелгән докладта.

Экспертлар белдерүенчә, яшьләрне наркотиклар куллануга җәлеп итү динамикасы соңгы биш елда тулаем алганда тискәре. Мәсәлән, балигъ булмаган наркоманнар саны 60%тан артык санала. Мондый тискәре статистиканы, аерым алганда, хокук саклаучылар һәм табиблар тарафыннан билгеләнгән закончалык йомшарта: бер наркотик кулланучы ел эчендә уртача 10 кешене бу "упкынлыкка" тарта.
"Россиянең барлык тәмәке тартучыларның 20%тан артыгы 14-15 яшендә тәмәке тарта башлады.
Без үткәргән эксперт тикшеренүләре нәтиҗәләре буенча, 14-18 яшьлек яшүсмерләр арасында малайларның 40%тан артыгы тәмәке тарта, кызлар 7%ка якын. Балалар арасында тәмәке тартучылар һәм үпкә авырулары белән авыручылар күбәя. Иң күп тәмәке тартучы-яшьләр ПТУ һәм техникум студентлары", - дип аныклана докладта.

Шунысын искәртик, Россия халкының сәламәтлеге ил президенты Владимир Путин юлламасында да төп урыннарның берсен алып тора.

http://ria.ru

Фото: http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading