16+

Күптән яуганы юк иде: Казанда кар көтелә

Узган төндә һәм бүген иртән көньяк-көнчыгыш районнарда яуган кар сәгать өчләргә Казанга килеп җитәчәк, шулай ук төбәкнең барлык үзәк һәм төньяк өлешенә таралачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан федераль универститет профессоры, метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте. «Көньяктан килгән салкын циклон төньяк аша көнчыгышка...

Узган төндә һәм бүген иртән көньяк-көнчыгыш районнарда яуган кар сәгать өчләргә Казанга килеп җитәчәк, шулай ук төбәкнең барлык үзәк һәм төньяк өлешенә таралачак.

Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Казан федераль универститет профессоры, метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев хәбәр итте.

«Көньяктан килгән салкын циклон төньяк аша көнчыгышка таба юнәләчәк. Шуңа күрә тиздән республиканың үзәк һәм төньяк өлешендә кар көтелә. Казанда - 19 апрельдә, чәршәмбе көнне 15.00 сәгатьләр тирәсендә явым-төшем булыр, дип фаразлыйбыз», - дип аңлатты Юрий Переведенцев.

Исегезгә төшерәбез, алдагы көнне Татарстанга куәтле салкын циклон якынлашуын республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге белгечләре кисәткән иде. Метеорологлар көчле, урыны белән тизлеге секундына 22 метрга җиткән җил, юеш кар гына түгел, җиргә вакытлыча кар катламы яту ихтималын да хәбәр итте.

Синоптиклар исәбе буенча, Татарстанда иң күп явым-төшем пәнҗешәмбе - 20 апрельдә, республикага циклонның үзәк өлеше килеп җиткәч булачак. 21 апрельгә кадәр көндезге температура, метеорологлар фаразлавынча, 5 градустан артмаячак, һәм күбесенчә ноль турысында торачак, ә төнлә урыны белән -6 градуска кадәр төшәчәк. Өч көн дәвамына юлларда бозлавык булыр дип көтелә. Ялларга явым төшем кимиячәк, ләкин урыны белән сакланачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading