16+

Кәрим Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА: картлар йортындагы тормыш бәгырьләрне телә

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры 25-26 ноябрьдә тамашачыларны сөендерергә җыена. Ул көнне күренекле халык язучысы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» дигән мелодрама тәкъдим ителә.

Кәрим Тинчурин театрында ПРЕМЬЕРА: картлар йортындагы тормыш бәгырьләрне телә

Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры 25-26 ноябрьдә тамашачыларны сөендерергә җыена. Ул көнне күренекле халык язучысы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган «Ефәк баулы былбыл кош» дигән мелодрама тәкъдим ителә.

Картлар йорты. Әлеге сүзне ишетү бәгырьләрне телгәли, җаннарны өшетә. Бүген ялгыз калган өлкәннәребезне сыендырган андый йортлар районнарда шактый. Кайчандыр үзләрен үстергән аналарын шушы йортка балалары китереп ташлаулары бигрәк тә тетрәндерә. Әсәр узган гасырның 80 нче еллары башында сәхнәдә куелган иде. Баш режиссер Рәшит Заһидуллинның әлеге темага алынуы очраклы түгел. Ул бүген дә актуаль. Спектакльдәге вакыйга картлар йортында бара. Үзләре ялгыз булсалар да, биредә аларга аралашыр кешеләр бар. Өч улы да исән-сау килеш картлар йортында яшәргә мәҗбүр булган Рәшидә ролендә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия Мәхмүтова уйный. Көн саен кемнеңдер килүен көтеп яшәүче апалар, әбиләр бу спектакльне тыныч кына карый алмаслар, мөгаен.

Исламия апа гадәттәгечә, табигый, ихлас уены белән сокландыра. Соңыннан аның ялгыз карт Мияссәр белән үзенең язмышын бәйләве дә тикмәгә түгел. Ул барысыннан да туйган. Ай саен пенсия алуга, акчасын алырга килүче эчкече улы Әдһәмне дә ана кеше: «Килеп җиттеңме җәфа, коры хәсрәт», дип каршы ала. Алар Мияссәр белән бергәләп авылга кайтып яшәргә сүз куешалар. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәлим Мифтахов әлеге образы белән акыллы, җор телле бабай ролен күз алдына китереп бастырды.

Картлар йорты директоры Әсманы кешелекле, кече күңелле итеп Татарстанның атказанган артисты Лилия Мәхмүтова уйный. Чын мәгъ­нәсендә җитәкче кешенең нинди булырга тиешлеген күрсәтеп бирә ул. Гомер буе хатынына буйсынып яшәгән Әдһәм, соң булса да, үзенең ялгышын аңлый. Татарстанның халык артисты Илгизәр Хәсәнов бу образ аша Әдһәмнең көчсезлеген күрсәтә. Аның хатыны булган Хөрия ролендә Татарстанның атказанган артисты Люция Галләмова сәхнәгә чыгуга, тамашачы аны явыз, усал хатын буларак кабул итә. Артист аны шундый бирелеп, тормышчан итеп уйный. Кемгәдер ул роль нәфрәт уятса, кемнедер башкару осталыгы белән әсир итә. Люция узган куелышта бу спектакльдә Шифан ролендә уйнаган. Бу юлы аны яшь артист Лилия Камалиева, аңа гашыйк Рәсимне Айдар Фәтхрахманов уйнады.

Артистлар әлеге спектакльне куяр алдыннан үзләре дә картлар йортларында булып, андагы өлкәннәрнең моңсу күзләрен, сагышлы йөзләрен күреп кайтканнар.

Заманында Мияссар булып уйнаган Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Нуриәхмәт Сафин үзенең тәэсирләре белән уртаклашты.
- Мин бу спектакльне караганда, элек үзебез уйнаганнарны искә төшереп утырдым. Бик канәгать калдым. Үзем дә Мияссәр картның кичерешләрен чын йөрәктән ачып биргән идем.
Әйе, яше-карты өчен гыйбрәт булырлык бу спектакль беркемне дә битараф калдырмас!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading