16+

Күрмәүчеләр өчен спектакль куялар

20 май көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло) дигән үзенчәлекле спектакль күрсәтәчәк.

Күрмәүчеләр өчен спектакль куялар

20 май көнне Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры күрмәүче һәм начар күрүчеләр өчен тифлокомментарийлы «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» (К.Дикамилло) дигән үзенчәлекле спектакль күрсәтәчәк.

Спектакль, Алишер Усмановның «Яңа караш» хәйрия фонды программасы кысаларында, «Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе» белән берлектә куела. Бер үк вакытта сурдотәрҗемә белән дә тәэмин ителеш булачак. Мондый төр спектакль – Татарстанда әле беренче.

Спектакльгә әзерлек эшләре турында Республика сукырлар китапханәсе методик бүлек мөдире, тифлокомментатор Гөлүсә Закировадан сораштык.
– Күзләре күрмәүче кешеләрнең дә тулы тормыш белән яшиселәре, кино, спектакльләр карыйсылары килә. Безнең китапханә күрмәүчеләр белән күптәннән эшли инде. Ул китапханә генә түгел, ә тернәкләндерү үзәге дә булып тора. Тифлокомментарий ясаучы булу өчен Мәскәүнең РЕАКОМП институтында белем алдык. Бу Россия Президенты программасы кысаларында иде, – ди ул.

Гөлүсә Закирова сүзләренчә, моннан берничә ел элек Россиядә тифлокомментаторлар нибары 30лап кына булган. Дәүләт гранты ярдәмендә әлеге һөнәрне үзләштерүчеләр саны арткан. Россиядә тифлокомментаторлы спектакльне беренче тапкыр Губернский театры куйган. Татарстанда бу эш моннан биш ел элек Казанның «Мир» кинотеатрында фильмнар күрсәтүдән башланган.
– Күрмәүчеләр дөньяны башкача кабул итә. Безнең өчен гади булган әйберләр аларга авыр бирелә. Әйтик, спектакльдә актерларның киенүе, декорация, хәрәкәтләрне сукырлар күрми. Без аларга бу әйберләрне колакчыкларына сөйлибез, – ди Гөлүсә Закирова.

Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Татарстан бүлегендә 7600 сукыр һәм начар күрүче кеше теркәлгән. Шуларның 500дән артыгы – балалар. Гөлүсә Закирова сүзләренчә, хәзер күрмәүчеләрнең саны арта бара. Вакытыннан алда туган балаларны саклап калалар, ләкин аларның күбесенең күзләре зәгыйфь була.

Алисә Шәрәфиева

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading