16+

«Крокус»та кешеләрне коткарган яшүсмерләрне бүләкләячәкләр

Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова RT басмасына «Крокус Сити Холл»да кешеләрне коткарган өчен Ислам Хәлилов һәм Артем Донскийны бүләкләү турындагы мәгълүматны раслаган.

Россия Президенты каршындагы Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова RT басмасына «Крокус Сити Холл»да кешеләрне коткарган өчен Ислам Хәлилов һәм Артем Донскийны бүләкләү турындагы мәгълүматны раслаган.

«Мин әле генә Ислам һәм Артем укыган мәктәптән чыктым. Геройларыбызны бүләкләдек. Гаиләләре белән очраштык, аралаштык. Егетләр бик тәрбияле. Һәм мондый яшь геройларның батырлыгы әле дә игътибарсыз калмавы мөһим», — дип сөйләде RT әңгәмәдәше.

Балалар омбудсмены әйтүенчә, малайлар, курку хисе булуга карамастан, батырлык эшләгәннәр.

"Күз алдына китерәсезме, 100 кеше? Син бит аларның барысын да җыеп, алып чыгарга тиешсең. Егетләребез: "Әйе, без бөтен залга кычкырдык. Анда юл ябык, бирегә килегез. без сезне чыгарачакбыз, дип кычкырганнар. Ягьни, алар шуның чаклы кешене урамга куркынычсыз урынга алып чыкканнар",-дип билгеләп үткән Львова-Белова.

Ул шулай ук ике герой яшүсмернең дә күп балалы гаиләләрдән булуына аерым игътибар биргән.

«Балалар үз гаиләләре турында кайгырталар һәм 15 яшьтән үк гаиләләренә ярдәм итәр өчен эшли башлаганнар. Һәм, әлбәттә, минемчә, безгә моны онытмаска кирәк, күп балалы гаиләләр мондый геройларны тәрбияли, чөнки якыннары өчен җаваплылык кече яшьтән үк барлыкка килә»,-дип нәтиҗә ясаган балалар омбудсмены.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading