16+

"Күршесенә генә барган" егеткә 30 мең сум штраф яный

Нәтиҗәдә, егетне полиция бүлегенә алып китеп, административ протокол төзегеннәр. Хәзер аңа үзизоляция режимын бозганы өчен 30 мең сумга кадәр штраф яный.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы белән үзизоляция режимын бозып йөрүчеләрне ачыклау һәм җәзага тарту өчен урамнарда патруль системасы көчәйтелде. Моннан тыш, режим бозучыларны җәзага тарту хокукына ия булган затларның исемлеге киңәйтелде.

Шуңа да карамастан, әледән-әле үзизоляция режимын бозып, шәһәр урамнарында рөхсәтсез дә, белешмәсез дә йөрүчеләр адым саен очрап тора. Шундыйларның берсен хокук саклаучылар Казанның Ибраһимов проспектында тоткарлаган.

"Татар-информ" язганча, тоткарланган яшь егет кулында СМС-рөхсәт тә, эштән белешмә дә булмаган. Ягъни ул законны бозган булып чыга. Хәер, егете документларының өйдә булуы, хәзер исә күрше йортка кунакка гына барам дип акланырга тырышкан.

Нәтиҗәдә, егетне полиция бүлегенә алып китеп, административ протокол төзегеннәр. Хәзер аңа үзизоляция режимын бозганы өчен 30 мең сумга кадәр штраф яный.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading