Кукмара эшкуары Фәнис Хаматдинов сөт эшкәртү буенча мини-завод төзи
Кукмара районының Копка авылында яшәүче шәхси эшкуар Фәнис Хаматдинов сөт эшкәртү буенча мини-завод төзи, дип яза Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Биредә һәркөнне 8 тонна чимал эшкәртелер дип көтелә.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВРЎР‚

Кукмара районының Копка авылында яшәүче шәхси эшкуар Фәнис Хаматдинов сөт эшкәртү буенча мини-завод төзи, дип яза Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте. Биредә һәркөнне 8 тонна чимал эшкәртелер дип көтелә.
– Эш төгәлләнеп килә: хәзер җайланмалар урнаштырабыз. Катык, каймак, кефир һәм май эшләп чыгарачакбыз. Мини-заводны май азагында эшләтә башлауны планлаштырабыз, – ди Фәнис Хаматдинов.
Эшкуар сөтне Адаево, Аш-Бузи, Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Кара-Елга, Копка һәм Туембаш торак пунктларының шәхси хуҗалыкларыннан җыюны планлаштыра.
– Һәркөнне уртача 17 тонна сөт җыябыз, аны суытабыз һәм фильтр аша чыгарабыз. Соңыннан чималны Арча һәм Саба сөт заводларына тапшырабыз. Минем шулай ук Аш-Бузи һәм Адаево авылларында ике пекарням бар. Әзер продукцияне сату буенча Кукмара, Балтач, Арча, Саба һәм республиканың башка районнарындагы кибетләр белән хезмәттәшлек итү җайга салынган. Шуңа күрә сөт продукциясен сату вариантлары турында да артык баш ватмыйм, – ди ул.
Фото: agro.tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Спорт
Безнекеләр җиңде. Безнекеләр булмаган безнекеләр дә җиңде
-
#Язмалар
Биектауда зур янгын: “Яналар бит, тереләй яналар, коткарыгыз!..”
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанның район хастаханәләренә 24 меңнән артык өлкән авыл кешесе китерелгән
-
#Кыскача яңалыклар
Алабугада БПЛА һөҗүменнән соң хастаханәләрдә өч зыян күрүче кала бирә
-
#Җәмгыять
Матур гөлне алабута чәчәкләре белән бутамасагыз иде
Комментарийлар