16+

Кунакларны өчпочмак белән сыйларга!

Сочида халыкара зур чаралар узганда менюга казылык белән өчпочмакны кертергә тәкъдим иттеләр

Сочида халыкара зур чаралар узганда менюга казылык белән өчпочмакны кертергә тәкъдим иттеләр

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә. Россия халыкларының традицион ризыклары ил территориясендә уза торган чараларда кунакларның менюына керергә тиеш, дип белдергән «Россиянең гастрономик картасы» федераль проекты җитәкчесе Екатерина Шаповалова Сочидагы Россия инвестиция форумында.

– Инде бер елдан соң без сезнең белән Мурманск өлкәсеннән китерелгән болан ите, Татарстанда әзерләнгән казылык һәм өчпочмаклар тәкъдим ителгән эшлекле иртәнге ашта утырырбыз дип өметләнәм, - диде Шаповалова Россия экспорт үзәге тарафыннан оештырылган эшлекле иртәнге ашта чыгыш ясап.
Шаповалова фикеренчә, Россия төбәкләренең кулинар коллекциясе туристларны җәлеп итүдә нәтиҗәле алым булып тора.

Сүз уңаеннан: Татарстанда төрек ризыклары чыгарыла башлый. Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылында төрек татлы ризыкларын җитештерә торган производство ачылачак. Төркия инвесторлары беренче этапта проектка 100 миллион сум сарыф итә. Әмма компанияләр җитештерү егәрлеген арттырырга ниятли. «Июньдә төрки татлы ризыклары сатарга ниятлиләр. Инвесторлар элекке администрация бинасын һәм ашханәне сатып алган. Хәзер төзелеш-монтажлау эшләре, объектны реконструкциялиләр», – дигән район башкарма комитетының инвестицияләр җәлеп итү бүлеге җитәкчесе Дилүс Гатиятов.

Инвесторлар бер үк вакытта Удмуртия предприятиесе белән татлы ризыклар өчен брендлы тартма җитештерү буенча сөйләшүләр алып бара.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading