Фильмда танылган артистлар Зөлфирә Зарипова, Дания Нуруллина, Зөлфирә Зарипова, Муса Камалов һәм башкалар катнаша. Хәмдия ролен Тинчурин театры актрисасы Резедә Сәләхова башкара. Актрисага нәфис фильмда төшү өчен май аенда ук бил тиңетен су аша чыгарга туры килгән.
Фильм татар тамашачысы өчен яңа актер ачарга мөмкин. Актерларның берсе – Казанның «Сдвиг» камера театры артисты Сәйдәш Шәрәпов – балалар шагыйрәсе Йолдыз Шәрәпованың улы.
Режиссер әйтүенчә, фильмның 70 проценты төшерелгән.
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы март аенда төшерелә башлады. Фильм Әтнә, Арча районнарында төшерелә. Район хакимиятләре төшерү эшендә зур ярдәм күрсәтә. Фильм татар телендә.
Фильм Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясе, «Татнефть» компаниясе гранты хисабына Арча якташлыгы җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – К.Тинчурин театры директоры, Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе Фәнис Мөсәгыйтов.
«Кырык дүртнең май аенда» фильмы Нурихан Фәттахның тууына 95 ел тулуга һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 79 еллыгына багышлана.
Комментарийлар