16+

Кырым күперен шартлатканнар?

Якынча мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәлдә зыян күрүчеләр юк

Якынча мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәлдә зыян күрүчеләр юк

Кырым күперендә йөк автомобилен шартлатканнар, аның ялкыны Кырым ярымутравына таба юнәлештә хәрәкәт итә торган тимер юл составының җиде ягулык цистернасына күчте, дип хәбәр итте Илкүләм террорчылыкка каршы комитетның (НАК) мәгълүмат үзәге.

Кырым күперендә шартлату бүген Мәскәү вакыты белән 6.07 сәгатьтә Таман ярымутравы ягыннан килү юнәлешендә булган. Шуннан соң күпернең автомобиль юлында ике участогы өлешчә җимерелгән. Күпернең суднолар йөрү өлеше өстендә арка ватылмаган, дип яза ТАСС Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәренә сылтама белән.

Хәзерге вакытта һәлакәт урынында шартлау сәбәпләре билгеләнә, аның нәтиҗәләрен бетерү чаралары күрелә.

Искәртеп узабыз, Кырым күперендәге гадәттән тыш хәл аркасында хәрәкәт тулысынча туктатылган, паром кичүе эшләтеп җибәрү буенча эшләр бара. Кырым парламенты башлыгы Владимир Константинов Кырым күперендәге юл полотносына «Украина вандаллары» зыян китерде, дип белдерде һәм конструкцияне оператив рәвештә торгызырга вәгъдә итте, дип хәбәр итә РИА Новости.

Якынча мәгълүматлар буенча, гадәттән тыш хәлдә зыян күрүчеләр юк, дип яза "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading