16+

Кырым күперендәге шартлау вакытында судья булып эшләүче ир һәлак булган 

Кырым күперендәге шартлау нәтиҗәсендә һәлак булучылар саны дүрт кешегә кадәр арткан. Теракт вакытында Мәскәү Арбитраж суды судьясы Сергей Маслов үлгән. Бу турыда ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

Билгеле булганча, дүрт кеше утырган җиңел машина шартлау урынында булган.

Судның матбугат хезмәтендә әлегә бу мәгълүматка аңлатма бирмәгәннәр.

Арбитраж судьясы булып Маслов 2014 елның маеннан бирле эшләгән, ул гражданлык һәм башка хокук мөнәсәбәтләреннән килгән бәхәсләрне карау буенча суд коллегиясендә торган. 
 
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading