16+

Кыса торган аяк киемен зурайтам дип, бер ир-ат аягын пешергән

Хәзер ул яңа ботинкасын түгел, искесен дә кия алмый.

Хәзер ул яңа ботинкасын түгел, искесен дә кия алмый.

Мәскәүдә яшәүче 50 яшьлек ир-ат яңа аяк киеме сатып алган. Әмма аягын кыскач, кире тапшырасы урынга, халык чарасын кулланган. Аш серкәсе белән эшкәртеп, аягына кигән дә тизрәк кипсен дип, фен кулланган. Егерме минуттан үкчәсе авырта башлый, куыклар барлыкка килә. Табибка да мөрәҗәгать итми, үзенчә дәвалана. Ә берничә көннән хәле тагын да катлаулана. Табиблар пациентның аягын күреп шакката. Аның үкчәсенә зур зыян килгән була.  Хәтта үкчәсез кала ала иде, дигән табиблар.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading