16+

Кытайдан кайта алмый интеккән Татарстан туристлары кайтып җитте

Кытайның Хайнань утравыннан китә алмаган 373 турист кичә кич “ИрАэро” авиакомпаниясе самолетында “Казан” халыкара аэропортына төште.

Кытайның Хайнань утравыннан китә алмаган 373 турист кичә кич “ИрАэро” авиакомпаниясе самолетында “Казан” халыкара аэропортына төште.

“Бүген Хайкоудан (Хайнань утравында — Т-и иск.) 373 кеше кайта. Аларның 325е өлкән кеше, 44 бала һәм 4 сабый. Бүгенге көндә Кытайның Хайнань утравында Казаннан килгән 200 кеше кала, аларның яллары әле дәвам итә”, - дип сөйләде журналистларга Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Артур Әбдрәшитов.

Республикада утрауда булган , шулай ук “Жемчужная река” туроператорыннан юлламаны Хайкоудан вакытында кайта алмаячакларын белеп алган туристларга консультация бирү буенча оператив төркем төзелде, дип өстәде Әбдрәшитов.

“ИрАэро” авиакомпаниясе “Жемчужная река” туроператорының бурычы җыелу аркасында Россия һәм Хайнань арасында очышларны туктатты. Нәтиҗәдә, Казан, Кемерово, Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург, Уфа, Хабаровск һәм Чиләбе туристлары Кытайдан үз илләренә вакытында кайтып китә алмады.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан туристларының Instagramдагы үтенеченә колак салып, Ивановка аларга ярдәм күрсәтергә йөкләмә бирде. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе әлеге мәсьәләне үз контроленә алды һәм туристлар белән элемтәдә булды.

Россия Тикшерү комитеты турфирма җитәкчелегенә карата җинаять эше кузгаткан.
 

Татар-информ

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading