16+

Кызу канлыларны самолетка кертмәячәкләр

Июнь аеннан кергән үзгәрешләр буенча, хәзер һәр кеше дә самолетларда оча алмаячак.

Июнь аеннан кергән үзгәрешләр буенча, хәзер һәр кеше дә самолетларда оча алмаячак.

Авиакомпанияләргә очкыч бортында үзен тәртипсез тоткан, бәхәсләшкән, тавыш куптарган пассажирларны “кара исемлек”кә теркәргә һәм очкычка кертмәскә рөхсәт бирелә. Кызу канлыларны “кара исемлек”кә кертергәме юкмы икәнен авиакомпания җитәкчелеге хәл итә. Пассажир суд аша хокукларын яклый ала. Ә менә кешегә дәвалану, якын кешесен җирләү өчен очарга туры килә икән, бу очракта искәрмә ясала. “Кара исемлек” булдыру идеясен “Аэрофлот” авиакомпаниясе тәкъдим иткән, чөнки былтыр гына да  хезмәткәрләр самолет бортында адекват булмаган пассажирлар белән 12 тапкыр очрашкан. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading