16+

Лагерьларда балалар өчен “День цифры” проекты тормышка ашырылачак

“Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, Мәгърифәт министрлыгы белән берлектә, балалар лагерьлары өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә “День цифры” мәгариф проектын башлап җибәрә.

Проект яшьтән үк малай-кызларны җәйге ял чорында һөнәр сайлауга ярдәм итүгә юнәлдереп, уен рәвешендә популяр ИТ-һөнәрләр һәм мәгълүмати технологияләр белән таныштыру мөмкинлеге бирәчәк.
Балалар өчен бик мавыктыргыч квест-уенны, “Урок цифры” проекты материалларына нигезләнеп, “Цифровая экономика” оешмасы Россиянең төп ИТ-компанияләре белән берлектә эшләгән. “День цифры” уены программасы лагерьдагы бер көнгә исәпләнеп, берничә этапны үз эченә ала. Балалар, командага тупланып, иң элек вожатыйлары белә бергә квест узачак, сорауларга җавап биреп, “Киләчәкнең цифрлы лагерен” төзиячәк, шулай ук квизда (интеллектуаль-күңел ачу уены) катнашачак. Анда цифрлы көнгә йомгак ясалып, алынган тәэсирләр һәм белемнәр белән уртаклашу булачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading