16+

Лениногрск районында мордваларның Балтай бәйрәме уза

11 июнь көнне Татарстанның Лениногорск районы Мордва Карамалысы авылында «Балтай» республика мордва мәдәнияте бәйрәме узачак. Бәйрәмгә Казан, Чаллы, Бөгелмә, Чистай, Чирмешән, Лениногорск районнары, шулай ук Самара өлкәсенең Шенталин районы фольклор коллективлары чакырылган, дип яза Татарстанның Мәдәният министрлыгы сайты.

Бәйрәм иртәнге сәгать 10.00да башланып, көне буе дәвам итәчәк. Биредә төрле фольклор коллективлары чыгыш ясаячак, милли ашлар күргәзмәсе, милли уеннар оештыралачак.

Бәйрәмнең төп герое - аю. Риваятьләр буенча, бу якларда кешеләргә урман нигъмәтләре өчен урман хуҗасы аю белән көч сынашырга туры килгән. Кеше ерткыч җанварны җиңгән, шул уңайдан бәйрәм итә башлаганнар. Шуңа күрә бәйрәм көнне авылдагы бер ир-егетне аю итеп киендерәләр - өрәңге агачының яшел яфраклы ботакларына төрәләр дә, аны ияртеп, авыл буенча һәр йортка кереп, хуҗаларга имин тормыш теләп йөриләр. Бәйрәм аюны чишендерү йоласы белән тәмамлана, аю киемендәге агач ботакларны алып, һәркем үзен һәм башкаларны бәхет, уңышлар тели-тели чабындыра.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading