16+

Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен пансионат төзелә

Башкортстанда дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен пансионат төзү буенча проект тормышка ашырылачак.

Башкортстанда дәүләт-шәхси партнерлык нигезендә, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен пансионат төзү буенча проект тормышка ашырылачак.

Ул Мишкин районының Ирсай авылында барлыкка киләчәк. Әлеге проектны инвестицияләү буенча концессия килешүе Уфада имзаланган. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә. Документ шартлары буенча, концессионер тарафыннан биреләчәк инвестиция 5 миллион сумнан да ким булмаячак. Әлеге проектны тормышка ашырган очракта, 15 эш урыны һәм социаль хезмәт күрсәтелүчегә уңайлыклары белән 25 койка урыны булдырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading