16+

Өлкәннәргә юридик ярдәм – бушлай

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанның юстиция министрлыгы 30 сентябрьдә өлкән яшьтәге кешеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтә.

Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан Татарстанның юстиция министрлыгы 30 сентябрьдә өлкән яшьтәге кешеләргә бушлай юридик ярдәм күрсәтә.

Чарада Пенсия фонды, Салым хезмәте, Теркәү, кадастр һәм картография хезмәте, Хезмәт инспекциясе, Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыклары, Торак инспекциясе хезмәткәрләре, шулай ук адвокадлар, нотариуслар һәм медиаторлар катнаша.

Өлкәннәргә бушлай юридик ярдәм 10.00дән 14.00гә кадәр Халыклар дуслыгы йортында күрсәтелә (Казан, Павлюхин урамы, 57 йорт, 1нче корпус). "Павлюхин" тукталышына кадәр 4, 5, 25, 43, 68, 71, 77нче маршрут автобуслары белән барып җитәргә мөмкин. Белешмәләр өчен телефон: (843) 223-02-13.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading