16+

Әлмәт театрының Яңа ел котлавына шәһәр башлыгы Тимур Нагуманов та кушылган

Әлмәт башлыгы Тимур Дмитрий улы Нагуманов үзе җитәкчелек иткән шәһәр халкын татарча бәйрәм белән котлаган. Шул рәвешле, район башлыгы татар теленә битараф түгеллеген күрсәтә.

Вакытлы матбугатта Тимур Нагумановны татар телендә сөйләшмәве өчен шактый тәнкыйть иткәннәр иде. Баксаң, ул менә дигән итеп татарча да сөйләшә икән.

Әлмәт театры төшергән бәйрәм ролигы ахырында Әлмәт районы җитәкчесе Тимур Нагуманов та чыгыш ясый. Ул Әлмәт халкын татар телендә бәйрәм белән тәбрик иткән. "Кадерле әлмәтлеләр! Сезне чын күңелдән киләсе Яңа еллар белән тәбрик итәм! Яңа ел сезгә сәламәтлек, бәхет, шатлык алып килсен! Бәйрәм белән сезне, әлмәтлеләр!", - дип тәбрикләвен җиткерә Тимур Нагуманов.

Безгә килеп ирешкән хәбәрләргә караганда, Нагуманов Әлмәт театрына татарча спектакльләргә дә еш йөри башлаган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading