16+

Әлмәттә аутизм авырулы балалар мәктәпкә барачак

Беренче сентябрьдән Әлмәтнең 21нче мәктәбендә аутизм авырулы балалар да укый башлаячак. Әлеге пилот проекты «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары - Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимов ярдәме белән тормышка ашырыла. Депутатлар, аутизм авырулы балаларны тернәкләндерү өчен дәүләт ярдәме күрелергә тиеш һәм бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрергә...

Беренче сентябрьдән Әлмәтнең 21нче мәктәбендә аутизм авырулы балалар да укый башлаячак. Әлеге пилот проекты «Бердәм Россия» фракциясе әгъзалары - Дәүләт Думасы депутаты Ринат Хәйров, Татарстанның Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Хәлимов ярдәме белән тормышка ашырыла. Депутатлар, аутизм авырулы балаларны тернәкләндерү өчен дәүләт ярдәме күрелергә тиеш һәм бу мәсьәләне федераль дәрәҗәдә күтәрергә...

Аутизм авырулы балалар аралаша, әйләнә-тирә белән дөрес элемтә урнаштыра алмый. Шуңа да мондый үзенчәлекле балаларга җәмгыятьтә үз-үзләрен табу өчен башкаларның ярдәме кирәк.
- Быел Әлмәттә тәҗрибә рәвешендә аутизм авырулы балаларны мәктәпкә яраклаштырып карыйбыз. Киләчәктә эшлисе гамәлләр нәтиҗәләргә бәйле булачак. Безнең барысы да килеп чыгар дип өметләнәм. Бу - безнең тормыш. Алар - безнең балалар. Һәм сабыйлар үзләрен яклаучысыз, ташланган итеп хис итмәскә тиеш. Балалары өчен әти-әниләре күп нәрсә эшләгән. Хәзер алар ярдәм сорап безгә мөрәҗәгать итә. Без - депутатлар, мондый гаиләләрнең проблемасын чишәргә, бу сорауны федераль дәрәҗәгә чыгарырга тиешбез, - ди Ринат Хәйров.

Әлмәт психоневрология диспансеры мәгълүматлары буенча, шәһәрдә һәм районда психик тайпылышлары булган 224 бала исәпләнә. Аларның 174е инвалидлык алган. 23енә «балалар аутизмы» диагнозы куелган. Кызганыч, 80 проценты укырга сәләтле булса да, бик азы гына махсус тернәкләндерү курсы уза. Әлмәттә дүрт елдан бирле аутизм авырулыларны берләштергән «Гадәти булмаган балалар» дип исемләнгән иҗтимагый оешма эшли. Бергә булганда, авырлыкларны чишү җиңелрәк, ди ата-­аналар. Алар бергә җыелып, борчыган сорауларын уртага салып сөйләшәләр. Дөрес, очрашу урыннары гына юк. Еш кына Петропавлов чиркәвендәге якшәмбе мәктәбендә җыелырга мәҗбүрләр.

Балаларны тәрбияләү өчен тәҗ­рибәле белгечләр җитми, депутат тәкъдим иткән «Аутизм. Җәмгыятькә юл» программасы әлеге мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итәр дип ышана алар. Проект 30дан артык Әлмәт гаиләсен берләштерә. Быел биш бала беренче тапкыр, яшьтәшләре кебек үк, парта артына утырачак, дәрес тыңлаячак. Авыру балаларга махсус белем алган белгечләр, тьютор, логопед, психологлар ярдәм итәчәк. Бу проектны гамәлгә ашыру өчен миллион сумнан артык акча кирәк булачак.

Әлмәттә эшли башлаячак программа Татарстан өчен яңалык түгел. 2011 елдан бирле гамәлдә булган «Уңайлы мохит» программасы физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләргә, шул исәптән балаларга да ярдәм итүне күздә тота. Рөстәм Миңнеханов канаты астында былтырдан бирле Казанда инвалид балаларның мөмкинлекләрен үстерү максатында арт-терапия проекты эшли. Балалар сәнгать мәктәпләре, Татарстан Рәссамнар берлеге, Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы педагоглары үзенчәлекле балалар белән шөгыльләнә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading