16+

Лондонда 16 яшькә кадәрге балаларга шәһәр транспортында йөрү һәм барлык дарулар да бушлай бирелә

Газеталар укып утырганда, бер язмага тап булдым. Сания исемле бер ханым Лондонда яшәүче кызына кунакка барган, анда ниләр күргәнен тасвирлап язган. Читтәге милләттәшләребез гаиләсе белән Лондонда бик канәгать булып яшиләр икән. Балык - тирән урын, кеше яшәргә уңайлы җир эзли, диләрме әле?

Баксаң, Лондонда 16 яшькә кадәрге балаларга шәһәр транспортында йөрү һәм барлык дарулар да бушлай бирелә, ди. Бала тудыру йортыннан ана белән баланы каршы алганда, шәфкать туташына бүләк түгел, чәчәк тә бирергә ярамый. Бу - закон нигезендә тыелган. Бездә, киресенчә, табибка, медицина хезмәткәренә бүләк бирмәсәң, кеше үзен уңайсыз хис итә. Бу гадәткә кергән. Телевизордан да беркөнне бер депутат, Голландиядә 16 яшькәчә балалар транспортта бушка йөри ала, дип сөйләде. Ә бездә җиде яшьтәме син, җитмештәме - бәя бер: - 25 сум. Үз илемдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да дип җырланса да, уйланырлык нәрсәләр бар бит, җәмәгать.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading