16+

М-7 юлы быел үзгәртеп төзеләчәк

Республикаданың иң әһәмиятле автомобиль трассасы федераль юлларны ремонтлау программасына кертелде

Республикаданың иң әһәмиятле автомобиль трассасы федераль юлларны ремонтлау программасына кертелде

М-7 популяр трассасы, "Ефәк юлы" транспорт проектын тормышка ашыруга ярашлы рәвештә, федераль трассаларны үзгәртеп төзү программасына кертелде. Бүген "акыллы юллар" төзү мәсьәләләренә багышлап үткәрелгән фәнни конференциядә Федераль юл агентлыгы башлыгы Роман Старовойт шул хакта әйтте, дип хәбәр итә http://tatar-inform.tatar

"Быел без 35 мең чакрым юл салырга тиеш, - дип билгеләп үтте Роман Старовойт. - Федераль юл агентлыгы Европа - Азия маршруты буенча юлларны үстерү һәм модернизацияләүгә юнәлтелгән проектны гамәлгә ашыра", - дип, әлеге агентлык башлыгы шушы маршрутка кергән һәм тиешле төзекләндерү яки яңаларын салу бурычы торган трассаларны атады. Аерым алганда, М-5 Урал (Мәскәү - Рязань - Уфа - Чиләбе), М-7 Волга (Мәскәү - Владимир - Түбән Новгород - Казан - Уфа - Оренбург һәм Оренбург - Казан маршруты буенча Уфаны көнбатыштан урап узу юлы), М-10 Россия (Мәскәү -Тверь - Новгород - Санкт-Петербург) һәм Скандинавия (Санкт-Петербург - Выборг, Финляндия белән ике арадагы чик) трассаларын үзгәртеп кору һәм төзү турында сүз бара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading