16+

Мәктәп укучылары аттестатны ГИА системасында теркәлмичә ала алмаячак

Татарстан мәктәп укучылары, дәүләт электрон белем бирү системасында теркәлү өчен шәхси мәгълүматларын бирмәсәләр, БДИ тапшырырга рөхсәт ителмәячәк.

Татарстан мәктәп укучылары, дәүләт электрон белем бирү системасында теркәлү өчен шәхси мәгълүматларын бирмәсәләр, БДИ тапшырырга рөхсәт ителмәячәк.

Бу хакта республиканың Мәгариф һәм фән министры Илсур Хәлиуллин белдерде.

Аның сүзләренчә, 1 февральгә кадәр укучылар бердәм дәүләт имтиханында катнашу өчен гариза бирмәсәләр, мәктәптән соң алар гадәти аттестат урынына мәктәпне тәмамлау турында белешмә генә алачак.

Бүгенге көндә Татарстанда 11 сыйныфны тәмамлаган өч укучының әти-әнисе балаларының шәхси мәгълүматларын бирүдән баш тарткан.

- Шәхси мәгълүматлар якланган. БДИ 15 елдан артык үткәрелә, һәм шәхси мәгълүматлар таралу очраклары булмады,— дип ышандырды министр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading