16+

Мамадыш районында соңлап кына Сабан туе уздыралар

9 июльдә Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында Авыл җыены уздыралар.

9 июльдә Мамадыш районының Югары Кыерлы авылында Авыл җыены уздыралар.

Бәйрәмдә Мамадыш районы талантларыннан тыш, Илдар Әхмәтов, Илнар һәм Ленар Сәйфиевлар, Айгөл Рәхимова, Гөлназ Сираева, Булат Шәрипов һәм Фәнил Вакказов, "Сәйдәш" бию төркеме катнаша. Бирегә ел саен мамадышлылар гына түгел, Татарстанның төрле төбәкләреннән бик күп халык агыла. Матур табигать кочагында уздырылучы бәйрәм, кунакларны, көрәшчеләрне һәм ярышларда катнашучыларны кызыктырырлык бүләкләре, кызыклы тамашасы белән көтеп кала.

Бу көнне Югары Кыерлыда заманча җиһазландырылган фельшер-акушерлык үзәге дә ачыла. Авыл халкы өчен мөһим булган әлеге ике вакыйга да шул авылдан чыккан иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading