16+

Мамадышта 100 килолы балык тотканнар

Мамадыш районы Соколки авылында яшәүче ир 2,4 метр озынлыктагы 100 килолы җәен балыгы тоткан. Балык тотырга яраткан якташына эләккән гигант җәеннең язмышы турында районның "Вятка" газетасы шәрехләмә бирә.

Балыкчының җәмәгате Светлана Пустобаева сүзләренчә, төн куна балык тотарга киткән ире "чып-чын монстр" тотып кайткан. Җәеннең үзен күргәнче үк дулкыннар кузгалып, суда бүрәнкә хасил булды, дип вакыйганы тасвирлаган аның ире. "Шуның кадәр зур балыкны ничек тартып чыгаргандыр, белмим. Әмма мин үзем шок хәлендә идем. Балыкны үз күзләре белән күрергә дип бөтен күрше җыелды. Җәенне дә, аның фонында үзләре дә фотога төшерделәр. Галәмәт булды", - дип сөйләгән Светлана.

Чамалап карагач, Пустобаевлар, шушы гаять зур җәенне эшкәртеп ризык итүгә караганда, сатып җибәрүне кулай күргәннәр. Нәтиҗәдә, балыкны Алабугада килосын 150 сумнан сатып алганнар. Шул рәвешле, гаилә бер балыктан 15 мең сум табыш алган.

Чыганак: "Татар-информ"

Фото: mamadysh-rt.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading