16+

Мамадышта малайларны егет булырга өйрәтәләр

Мамадышта тулы булмаган гаиләләрдә яшәүче ир балалар өчен аталар клубы оештырганнар.

Мамадышта тулы булмаган гаиләләрдә яшәүче ир балалар өчен аталар клубы оештырганнар.

Чүкеч, пычкы белән эшләргә, балык тотарга, кар көрәргә... Бу эшләрне ир балага, гадәттә, ата кеше өйрәтә. Ә гаиләдә әти булмаса? Статистика буенча, Мамадыш шәһәрендә һәр җиденче бала атасыз тәрбияләнә. Әнисе белән генә үскән егет тормышта кирәкле күп кенә әйберләрне белми. Шул максат белән шәһәрдә аталар клубы оештырганнар. Монда үз балалары булган ирләр атасыз балаларга эш кораллары тотарга, төрле һөнәрләр үзләштерергә өйрәтә.

Бүген Мамадышта инде 80 әти әлеге уникаль проектта катнаша.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading