2023 елның мартында Россиядә яңа законнар эшли башлаячак. Бу хакта Россия Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның Telegram каналында хәбәр ителә.
ЛНР, ДНР, Запорожск һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләрне Россия Федерациясе стандартлары буенча социаль ярдәм чаралары белән тәэмин итәчәкләр. Сүз түләүсез медицина ярдәме, пенсияләр һәм балалар өчен түләүләр, пособиеләр һәм ташламалар турында бара.
Башлангыч сыйныф укучылары бушлай дәреслекләр һәм кайнар туклану белән тәэмин ителәчәк. Студентлар өчен академик һәм социаль стипендия бар.
1 марттан Мәскәүдә, Мәскәү һәм Белгород өлкәләрендә рецепт буенча җибәрелә торган даруларны дистанцион сату буенча тәҗрибә эшли башлаячак. Мондый чара аз хәрәкәтләнүче гражданнарның тормышын җиңеләйтү өчен эшләнгән.
Зоокибетләрдә һәм кош базарларында тиешле булмаган шартларда хайваннар сатуны тыючы канун үз көченә керә. Сәүдә урыннарында хайваннарны тоту таләпләре билгеләү тәкъдим ителә. Алар нигезендә. кош базарларында һәм зоокибетләрдә эт-мәче сату тыела.
Башка вак хайваннарга килгәндә, мәсәлән, аквариум балыклары, декоратив кошлар, тычканнар һәм әрләннәр өчен тиешле шартлар тудырганда зоокибетләрдә сатуны дәвам итәчәкләр.
Кануннар турында тулырак карточкаларда.
Комментарийлар