16+

Машина алучыларга акчаның бер өлеше кайтарыла?!

Россиядә салым кайтаруның яңа төре барлыкка килергә мөмкин.

Россиядә салым кайтаруның яңа төре барлыкка килергә мөмкин.

Россиядә салым кайтаруның яңа төре (налоговый вычет) барлыкка килергә мөмкин. Ул машина сатып алучыларга кагыла. Заманча сәясәт проблемаларын өйрәнә торган институт директоры Антон Орлов шундый тәкъдим белән чыккан. Тәкъдимен ул Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юллаган. 

Моңа охшаш салым кайтару схемасы безнең илдә бар инде. Ул фатир сатып алучыларга кагыла. Фатирның 2 млн сумга кадәр бәясенең 13 процентын, ягъни 260 мең сумын кайтарырга була. 

Машинага килгәндә, аның бәясе 1 млн сумга кадәр булган очракта 13 процентын кайтару мөмкинлеге карала. 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading