16+

Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм алып киткән волонтерның гомере өзелгән

«Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез белән ике арада эзләрне суытмый, беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузган авылдашыбыз Алмаз Кашаповның бүген гомере өзелде.»

«Махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребез белән ике арада эзләрне суытмый, беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузган авылдашыбыз Алмаз Кашаповның бүген гомере өзелде.»

"Бу безнең өчен зур югалту. Алмазның урыны оҗмахта булсын. Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашам, сабырлык бирсен Ходай. Бөртекләп җыелган, Алмазның соңгы гуманитар йөге югалтуларсыз егетләребезгә барып җитәчәк", дип китерә Актаныш муниципаль районы башлыгы Ленар Зариповның сүзләрен Актаныш сайты.

Районыбыз башлыгы Ленар Рафак улының кайгы уртаклашу сүзләренә бүген бар халык кушыла. Махсус хәрби операция башлану белән җыелган гуманитар ярдәмне бер куркусыз кайнар нокталарга илткән, солдатларыбызга туган як сәламнәрен, иң кадерле кешеләренең аманәтен исән-сау тапшырган Алмаз абыйга күпме генә рәхмәт сүзләрен әйтсәң дә аз булыр иде. 5 февраль көнне унынчы тапкыр юлга чыгуы соңгысы булыр дип беребез дә уйламады. 


Юл фаҗигасендә һәлак булган райондашыбызны алып кайту өчен район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов юлга чыкты. Шулай ук гуманитар ярдәмне адресатларына илтеп җиткерү өчен икенче машина билгеләнде, дип яза Актаныш басмасы. 
Махсус хәрби операциядәге егетләребезгә гуманитар ярдәм алып киткән Батырыбыз Алмаз Кашаповның гомере өзелде

Язмага реакция белдерегез

0

0

5

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Авыр туфрагын жинел, урынын ожмахта булсын,классташым!!! Бигрэк кызганыч.... Туганнарына куркэм сабырлык....

    Мөһим

    loading