16+

Май чабу бәйрәмендә коймак ашап тыгылып үлгән

Омскида Май чабу бәйрәме вакытында бер хатын-кызның үлеме факты буенча полиция тикшерү үткәрә.

Омскида Май чабу бәйрәме вакытында бер хатын-кызның үлеме факты буенча полиция тикшерү үткәрә.

Җирле мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, фаҗига 25 февральдә җирле шифаханәдә килеп чыккан, биредә коймак ашау буенча бәйге оештырылган. Ярыш вакытында 38 яшьлек хатын-кыз аңын җуеп егыла, якында гына тиешле ярдәм күрсәтүче табылмый.

Кеше үлеменә китергән төгәл сәбәпләрне экспертиза күрсәтәчәк, дип яза "Московский комсомолец" басмасы. Фаразларга караганда, хатын-кыз коймак ашаганда тыгылган. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading