16+

Май пенсиясе апрельдә булачак

Май аенда россиялеләрнең пенсия түләү графигы үзгәрәчәк. Бу хакта «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.

Май аенда россиялеләрнең пенсия түләү графигы үзгәрәчәк. Бу хакта «Прайм» агентлыгы хәбәр итә.

Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьева сүзләренә сылтама белән «Прайм» агентлыгы хәбәр иткәнчә, шул ук вакытта пенсияне түләүнең бердәм графигы юк. 

«Төрле төбәкләрдә пенсияләр банкларга һәм почта бүлекләренә төрлечә күчерелә. Түләү сроклары турындагы мәгълүматны Россия Пенсия фондының төбәк бүлекләре телефоннары буенча шалтыратып ачыкларга мөмкин», — дип аңлата ул.

Аның сүзләренчә, пенсия айның беренче көнендә исәпләнергә тиеш булган очракта, май түләүләре 28 апрельдә киләчәк. Әгәр түләүләр китерү 9 майга туры килә икән, акча 5 майга түләнәчәк.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading