16+

Маймыл чәчәге авыруы Татарстанга яныймы?

Дөньяда 20 дән артык илдә маймыл чәчәге авыруы очраклары ачыкланган. Үлүчеләр дә бар.

Дөньяда 20 дән артык илдә маймыл чәчәге авыруы очраклары ачыкланган. Үлүчеләр дә бар.

Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары, Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Владимир Жаворонков Татарстанга маймыл чәчәге авыруы яныймы дигән сорауга җавап бирде.

“Коронавирус башланганда, без аның пандемиягә әйләнүен уйлап та карамадык. Европа, Африка илләреннән алынган мәгълүматларга нигезләнеп, без әлегә аның инфекциягә әйләнүен фаразлый алмыйбыз. Әлбәттә без хезмәттәшләребезнең тәҗрибәләрен өйрәнәбез, аларның дәвалану ысулларын карыйбыз. Әлегә инфекция таралу турында бер ни дә әйтә алмыйбыз. Хәзергә бу хакта сөйләү иртәрәк”, - диде Владимир Жаворонков. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading