16+

Мәдинә Маликовага 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була

19 октябрьдә сәгать кичке 6да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Маликовага 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.

19 октябрьдә сәгать кичке 6да К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Мәдинә Маликовага 80 яшь тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә була.

Анда Зөһрә Сәхәбиева, Фердинанд Сәлахов, Айгөл Хәйри; нәфис сүз осталары - Луара Шакирҗанова, Люция Галләмова, Зөлфия Вәлиева һәм «Илһам» бию ансамбле чыгыш ясавы көтелә

Россиянең һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, республика журналистларының Х.Ямашев исемендәге премиясе лауреаты Мәдинә Маликова укучы күңеленә күп санлы хикәяләре, «Казан каласы - таш кала», «Адашканга юл кайда?», «Янар таулар яктысында», «Алтын ятьмә», «Мендем биек тауларга», «Югалган якутлар», «Чәчкә балы» кебек повестьлары, «Шәфкать», «Басып сайрар талы бар», «Өермә», «Кызыл гөл», «Фидая» дигән романнары белән якын. Аның татар һәм рус телләрендә 20ләп китабы дөнья күрде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading