16+

Мәдинәдәге терактны Пакыстан кешесе оештырган

Ураза гаете алдыннан Мәдинәдәге Мөхәммәд пәйгамбәр мәчете янында булган терактны Согуд Гәрабстынына унике ел элек килгән Пакыстан кешесе кылган.

Ураза гаете алдыннан Мәдинәдәге Мөхәммәд пәйгамбәр мәчете янында булган терактны Согуд Гәрабстынына унике ел элек килгән Пакыстан кешесе кылган.

Ул - хатыны һәм аның әти-әнисе белән Җиддә шәһәрендә яшәгән, машина йөртүче булып эшләгән 34 яшьлек Абдулла Калзар Хан, дип хәбәр иткән The Associated Press мәгълүмат агентлыгы. Агентлык билгеләп үткәнчә, Согуд Гәрабстанында яшәүче 30 миллион кешенең 9 миллионы чит илдән килүчеләр, аларның иң күбен пакыстанлылар тәшкил итә. Исегезгә төшерәбез: шартлау нәтиҗәсендә террорчы үзе һәм дүрт куркынычсызлык хезмәткәре һәлак булды, биш полицейский яраланды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading