16+

Медведева егылды, Туктамышева чишенде

Фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының өченче этабында Евгения Медведеваның өченче урын алуын уңыш дип атап була, чөнки ул беренче өлештә 27 катнашучы арасында 7нче генә иде, моңа аның егылуы сәбәпче булды.

Фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының өченче этабында Евгения Медведеваның өченче урын алуын уңыш дип атап була, чөнки ул беренче өлештә 27 катнашучы арасында 7нче генә иде, моңа аның егылуы сәбәпче булды.

Икенче россияле – Елизавета Туктамышева – аны 6 баллга узып китте. Шуңа да карамастан, Медведева әлегә финалга чыгу мөмкинлеген саклады, ә анда, белгәнебезчә, ул үзенең төп көндәше – Алинә Заһитова белән очраша алачак. Алинәгә әле аңа хәтле 2-4 ноябрь көннәрендә Хельсинкида узачак өченче этапта катнашырга һәм финалга юллама яуларга кирәк.

Медведеваның начар чыгыш ясавын белгечләр аның үзеннән яшьрәкләр белән көндәшлек итүендә күрәләр. Әмма Туктамышевага тиздән – 22 яшь, Евгениягә исә 18 генә. Елизавета үзе бу турыда: «Фигуралы шууда 22 яшь – тормыштагы 40 яшь кебек», – дип иронияләп көлә. Ул Япониядә узачак дүртенче этапта катнашачак. Андагы җанатарлар аны бик нык ярата, чөнки ул – бозда шоу ясарга сәләтле спортчы. Узган этапның гала-чыгыш өлешендә ул, сексуаль бортпроводница образында чыгыш ясап, җанатарларны җанландыра алу бәхетенә иреште.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Туктамышевлар Тохтамыш хан нэселеннэн микэн?

    • аватар

      Зобәржәт

      0

      0

      Икенче россияле – Елизавета Туктамышева – аны 6 баллга узып китте ҺӘМ БЕРЕНЧЕ УРЫННЫ ЯУЛАДЫ. ШУЛАЙ ИТЕП, ТУКТАМЫШЫВА ДА, Медведева ДА ФИГУРАЛЫ ШУУ БУЕНЧА ГРАН ПРИ ЯРЫШЛАРЫНЫН финал ӨЛЕШЕНӘ УЗДЫ. Алинә ЗаһитовАНЫН ФИНАЛДА КАТНАШУ КАТНАШМАВЫ 2-4 ноябрьДӘ ЯРЫШНЫҢ Хельсинкида узачак ӨЧЕНЧЕ ЭТАБЫНДА АЧЫКЛАНЫР ДИП КӨТЕЛӘ. АЛИНӘ ФИНАЛГА УЗГАН ОЧРАКТА, СОЧИДАГЫ ОЛИМПИАДАДАН СОҢ, БУ МЕДВЕДЕВА БН ЗАҺИТОВАНЫН АЛТЫН ӨЧЕН БЕРЕНЧЕ КӨРӘШЕ БУЛАЧАК. Текст ужасный! Тәрҗемә булса, димәк, тәрҗемә ужасный! Егылу сәбәпче була алмый, әмма сәбәп була ала. Медведеваның начар чыгыш ясавы яшьләр бн бәйле түгел. Тарасованын комменталарын карап чыгыгыз. Бортпроводница турындагы җөмлә егылып үлә торган. Туктамышываны бозда чишенүе өчен күпме кеше тәнкыйтьләде. Кертегез ютубтагы коментарийларны! Нинди яхшы материалдан "пыж" ясагансыз.

      Мөһим

      loading