16+

Метроның «Имәнлек» станциясе 9 майда ачыла

Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек тулы көченә бара. Казан урамнары чистартыла, җәяүлеләр юллары төзелә, булганнары киңәйтелә, парклар ямьләндерелә.

Футбол буенча дөнья чемпионатына әзерлек тулы көченә бара. Казан урамнары чистартыла, җәяүлеләр юллары төзелә, булганнары киңәйтелә, парклар ямьләндерелә.

Тимер юл, аэропорт, кунакханәләр, ресторан-кафелар кунакларны каршы алырга әзер диярлек, шул исәптән Казан метрополитены да. Аның чемпионатка әзерлеге турында журналистларга «Метроэлектротранс» генераль директоры Әсфән Галәвов сөйләде. Аның сүзләренчә, чемпионат көннәрендә иң беренче чиратта куркынычсызлык чаралары көчәйтеләчәк.

– Хөкүмәтнең террорга каршы чараларны көчәйтүне максат итеп куйган карары бар. Шуның нигезендә, укулар оештырыла, хезмәткәрләр аттестация үтә. Бездә эшләүче һәр персонал махсус курсларда укыды. Россиядә безнеке кебек укыту үзәкләре күп түгел, без башка шәһәрләрдән килүчеләрне дә укытабыз. Белгечләребез, шундый укуларны оештырырга дип, бүген Волгоградка китте. Икенче яңалыгыбыз – яңа ачылачак «Имәнлек» метро станциясендә йөзләрне тану системасы эшләячәк. Эзләүдә булган кешеләрне танып, ул кирәкле хокук саклау органнарына хәбәр җибәрәчәк. Аңардан кала, куркынычсызлыкны тәэмин итә торган тагын 11 төрдәге җайланма сатып алынган. Алар арасында шартлауны булдырмый торган контейнерлар да, радиация контроле комплексы, металл детекторлары да бар, – дип сөйләде Әсфән Галәвов.
Киләчәктә йөзләрне тану системасын бөтен метро станцияләренә куярга җыеналар. Куркынычсызлыкны көчәйтү өчен, турникетларның да яңалары куелган. Видеокамераларның да төзеклеген һәрдаим тикшереп торалар икән. Чемпионат көннәрендә вестибюльдә эшләүче полиция хезмәткәрләренең саны да артачак. Һәр вестибюльдә инглиз телен аңлый һәм сөйләшә торган хезмәткәр булачак.

Тагын бер яңалык – жетоннарны банкоматтан сатып алып була. Моның өчен теләсә кайсы илдән килгән турист банк картасын куллана ала. Банкоматлар метро станцияләренә куелган.
– Моңарчы кассирлар җитешми иде. Банкоматлар куелгач, ул проблема бетте. Әмма һәр вестибюльдә берәр кассир калды, алар сувенир жетоннарны гына сата. Сувенир жетоннар төрле төстә ясалган, алар да 25 сум тора. Моның белән икенче проблеманы чишә алдык – туристлар үзләре белән жетоннарны истәлеккә алып китә, кайбер көннәрдә 200ләп жетон югала иде. Хәзер исә махсус сувенир жетон алачаклар. Ел башыннан 100 мең данәдә сатып алган идек, бүгенгә шуларның 30 меңе сатылды. Кайбер көннәрдә 500ләп жетон сатыла, – диде генераль директор.
Чемпионат вакытында метролар, гадәттәгечә, сәгать төнге уникегә кадәр йөриячәк. Кирәк булса, эш вакытын озайта да алабыз, диде спикер. Поездларның хәрәкәт итү вакытында да үзгәрешләр көтелми. Алар һәр биш минут та 31 секунд саен килеп торачак.

Очрашуда ул журналистларга «Имәнлек» станциясенең 9 Майда ачылачагын да хәбәр итте. Әлеге метро станциясе кулланылышка тапшырылганнан соң, пассажирлар агымы да артыр дип көтелә. Бүгенге көндә метродан көненә 100-115 мең кеше куллана, яңа 11нче станция өстәлгәч, тагын 5-6 мең пассажир өстәләчәк, диде спикер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading