16+

Мигрантлар килсен, ләкин документлары дөрес булсын

Татарстанда мигрантлар тикшерелде.

Татарстанда мигрантлар тикшерелде.

Татарстанда тотылган кешеләрнең берсен Россиядән куып чыгарачаклар.
Татарстан экстремизмга каршы көрәш үзәге, шулай ук ТР буенча ЭЭМ Миграция хезмәте, Татарстан буенча ФСБ Идарәсе хезмәткәрләре Яшел Үзән районы прокуратурасы белән бергә мигрантларга массакүләм рейдлар үткәрде. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараларның максаты чит ил кешеләре һәм гражданлыгы булмаган кешеләр тарафыннан законсыз миграцияне һәм аның белән бәйле хокук бозуларны кисәтү.

Рейд вакытында Яшел Үзән районындагы интернет-кибетләрнең берсендә 62 чит ил кешесе тикшерелгән. Миграция кануннарын бозган өчен аларның 24енә карата административ эшләр кузгатылган.

Чит ил кешеләренең берсен Лаеш район суды карары буенча Россиядән куып чыгарганнар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading