16+

Миләүшә Сафина операция кичергән: "Иң авыр төн иде ул"

Җырчы Миләүшә Сафина операция кичергән. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

Җырчы Миләүшә Сафина операция кичергән. Бу хакта ул социаль челтәрдә хәбәр итте.

“Ашарга, эчәргә ярамый. Бүген операция була. Нишләптер куркам. Беркайчан да операция ясатканым булмады”, - дип язган иде Миләүшә.

Операциядән соң да Миләүшә социаль челтәрдә элемтәгә чыкты. “Көндезге сәгать бердә операциягә алып кереп киткәннәр иде, палатага кичке сигездә кайтардылар. Операциянең ничек узганын әлегә белмим, табиб белән сөйләшмәдем. Ләкин наркоздан авырлык белән айныдым. Төн йокысыз булды. Гомеремдәге иң авыр төн иде ул”, - дип язган Миләүшә. Җырчы үт куыгын алдырган.

Миләүшәнең тиз арада савыгуын телибез, сау-сәламәт булырга язсын. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading