Танылган блогер, "Ут хатын" Гүзәл Хөснетдинованың сеңлесе үлүе хакында хәбәр иткән идек. Кичә блогер әлеге фаҗигагә кагылышлы аныклык кертте.
"Бүген 00: 31 сәгатьтә бу дөньядан сеңлем Лилечка китте.
Бу аның яраткан кафесы "Хузур" янында килеп чыга.
Аларның эшкә барышлары була һәм руль артында берәү дә йоклап китми. Гәрчә, баштан безгә шулай дип әйттеләр.
Миләүшә юлдагы төзелеш конусын күреп, аңа бәрелүдән карарга китәргә теләвен сөйләде һәм кинәт машинаны икенче якка борып алар юл читенә ава.
Лилька тәрәзә аша җиргә очып чыга. Машина түбәдә ята һәм Миләүшә аның эчендә була, ул чыгып, Лилиягә ярдәм итә башлый ... .Лилия бик авыр сулыш ала ... Бу вакытта Миләүшә аның сулыш алуын җиңеләйтү өчен хиҗабны чишә... . әмма бу вакытта ул соңгы тапкыр сулыш ала.
Миләүшә шунда ук әнигә шалтырата, әрнүле тавыш белән елый һәм Лилия вафат булды дип кычкыра башлый.
Әни миңа шалтыратты һәм Рушан юл-транспорт һәлакәте урынына китте ...
Мин аның исән калуына ышандым.. Әмма Рушан: «Матурым Ул үләндә яткан килеш үлгән ... . ашыгыч ярдәм чакырыгыз.. Нык бул!» диде
Менә шул вакытта сеңлемнең башка бу дөньяда яшәмәвенә ышандым", дип язган Гүзәл Хөснетдинова үз сәхифәсендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар
0
0
Урыны оҗмахта булсын???
0
0