16+

Минималь хезмәт хакы арта. Кемгә һәм күпме?

Казанда тиешле документка имза куелды.

Казанда тиешле документка имза куелды.

Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы 1,3 мең сумга артып, аена 15,4 меңнән 16,7 мең сумга кадәр җитә. Казанда тиешле документка имза куелды, дип хәбәр итә ТР Профсоюзлар федерациясе матбугат хезмәте.

Республика профсоюзлары федерациясе ягыннан документка аның рәисе Елена Кузьмичева, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләр берләшмәләренең координацион Советыннан аның рәисе Александр Лаврентьев кул куйды, ә Татарстан Хөкүмәте исеменнән килешүне Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Килешү текстында Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче хезмәткәрләрнең минималь хезмәт хакы, федераль бюджет, ТР бюджеты һәм җирле бюджетлардан финанслана торган оешма хезмәткәрләреннән тыш, 2022 елның 1 гыйнварыннан аена 16,7 мең сум күләмендә билгеләнә, диелә.

Чыганак: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading