16+

Министр хастаханәдә эшләргә теләмәүче студентларны тәнкыйтьләде

ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков медицина юнәлеше буенча белем алган, әмма пандемия чорында хастаханәләрдә эшләүдән баш тарткан студентларны тәнкыйтьләде.

ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков медицина юнәлеше буенча белем алган, әмма пандемия чорында хастаханәләрдә эшләүдән баш тарткан студентларны тәнкыйтьләде.

Бу хакта ул 10нчы балалар сырхауханәсенә баргач әйтте.

“Медицина университетына укырга килгән, табиб булырга теләгән һәм шундый кыен чорда ярдәм итәрә теләмәгән яшьләргә шаккатам. Медицина хезмәткәрләре мондый була алмый. Андый кешегә өмет юк. Теория укып кына табиб булу мөмкин түгел”, - ди министр.

Ул хәзерге вакытта табибларның эше кискенләшүе турында әйтте. “Табиб хезмәтен бәяләп бетермәүчеләр бер генә смена булса да “кызыл зона”да эшләп карасын. Реаниматологларның эштән күңелләре кайта башлады, чөнки никадәр көч куеп та, кайбер пациентлары үлә”, - диде Марат Садыйков.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading