16+

Министрлыкларның төп максатлары өчен тавыш бирү башланды

Татарстанда республика министрлыкларының 2019 елга билгеләнгән төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен тавыш бирү башланды. Аеруча өстенлекле максатларны Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү ярдәмендә республика халкы билгеләячәк.

Татарстанда республика министрлыкларының 2019 елга билгеләнгән төп максатлары һәм эш күрсәткечләре өчен тавыш бирү башланды. Аеруча өстенлекле максатларны Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү ярдәмендә республика халкы билгеләячәк.

Проектта республикада яшәүчеләр белән аеруча тыгыз бәйләнештә торучы дүрт ведомство - Татарстанның Сәламәтлек саклау, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау, Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары катнаша. Аларның экспертлары киләсе елга төп максатлар һәм бурычлар буенча сиксәннән артык тәкъдим әзерләгән. Шулар арасында аеруча өстенлекле булганнарын татарстанлылар Татарстан дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү ярдәмендә билгеләячәк.
Тавыш бирүдә катнашу өчен дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинетка кереп, тиешле сораштыруны сайлау һәм иң мөһим дип тоелган вариантларны билгеләү дә җитә. Шул ук вакытта министрлыклар тарафыннан тәкъдим ителгән максатлар һәм бурычларның яртысын сайлап алырга яки үз вариантыңны да күрсәтергә мөмкин. Тавыш бирү 16 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Иң күп тавыш җыйган тәкъдимнәр хакында ведомстволарның иҗтимагый советларында фикер алышачаклар. Нәтиҗәдә, һәр министрлык өчен 2019 елга 5-7 өстенлекле бурыч билгеләнәчәк.

Проект программа документларын исәпкә алып, киң җәмәгатьчелек, экспертлар һәм халыкны җәлеп итеп, дәүләт хакимияте органнарының аеруча мөһим юнәлешләрен һәм эш индикаторларын билгеләүгә юнәлдерелгән. Аның төп оештыручысы – ТР Иҗтимагый палатасы.
Тавыш бирү төгәлләнгәч, проектны гамәлгә ашыру дәвам итәчәк. Төбәктә яшәүчеләр куелган максатлар һәм бурычларга ирешүне контрольдә тота алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading