16+

Миңнеханов 8 районга шелтә белдерде

Республика Рәисе бер генә эре инвестиция проекты да тормышка ашырылмый торган районнарны атады.

Республика Рәисе бер генә эре инвестиция проекты да тормышка ашырылмый торган районнарны атады.

Узган елда беренче тапкыр республикада 2 млн тоннадан артык сөт җитештерелгән. Мисалга, Кукмарада тәүлегенә 400 тоннадан артык сөт җитештерелә. Саба, Әтнә һәм Балтач районнарында тәүлегенә 300 тоннадан артык сөт савалар.

“Алдынгы хуҗалыкларны аерым билгеләп үтәсем килә. Алар – Мамадыш районының «Авыл хуҗалыгы комплексының азык-төлек программасы», Тукай районының «Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе», шулай ук "Август-Агро» компаниясе”, - дип, парламентка еллык Юллама вакытында Рөстәм Миңнеханов тармак алдынгыларына рәхмәтен җиткерде.

Рәис тарафыннан тәнкыйть утына эләккән районнар да бар. Республикада авыл хуҗалыгы өлкәсендә ярдәм итү шартлары барысына да бер булса да, кайбер районнарда терлекчелек аксый.

“Узган елда Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнарында нәселле терлек бөтенләй сатып алынмаган, бүгенге көндә Чүпрәле, Зеленодольск, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Менделеевск, Әлмәт, Лаеш һәм Питрәч районнарында бер генә эре инвестиция проекты да тормышка ашырылмый.

Нәтиҗәдә, бары тик бер Кукмара районында гына әлеге 8 район бергә җитештергәннән артыграк сөт җитештерелә. Бу – елына 140 тонна сөт.

Төп бурыч – терлекләрнең баш саны кимүгә юл куймау. Безнең  агрохолдинглар тарафыннан терлекләрнең баш санын торгызу, яңа терлекчелек комплекслары төзү буенча юл карталары кабул ителде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бурычы –  аларның үтәлешенә контрольне тәэмин итү”, - дип искәртте республика лидеры.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading