16+

Миңнеханов электрон хезмәтләрне гадиләштерергә кушты

Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасы вакытында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Бу хакта ТР Дәүләт Советы депутатларына еллык Юлламасы вакытында республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

“Безнең бурыч—халыкка хезмәтләрдән файдалануны максималь рәвештә гадиләштерү. Моның өчен тормышчан һәр очракта да проактив хезмәт күрсәтүне үстерергә һәм кулланырга. Мисал өчен, бала туганда яисә гаилә корганда. Шулай ук хезмәт күрсәтүнең сыйфатын һәм срокларын катгый рәвештә үтәргә”, - диде Миңнеханов.

Мәгариф өлкәсендә, шәһәр һәм авыл мәктәпләрен заманча белем бирү ресурслары белән тәэмин итү максатыннан, ел азагына кадәр Мәскәү электрон мәктәбе базасындагы сервислар кулланыла башлаячак.

Моннан тыш, республикада укытучылар ноутбуклар белән тәэмин ителү дәвам итә. Ике ел эчендә Татарстанда укытучыларга 36 мең  ноутбук тапшырылган.

Сәламәтлек өлкәсендә дә яңа технологияләргә кагылышлы үзгәрешләр көтелә. Рәис сүзләренчә, Татарстанда дөньякүләм стандартлар нигезендә,бердәм электрон контур булдырыла. Ясалма интеллект ярдәмендә ул тиз һәм төгәл рәвештә диагнозлар куюда ярдәм итәчәк. Системаны ел азагына кадәр тест режимында Түбән Кама район хастаханәсендә сынаячаклар. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading